Центральная библиотека

"Туган якта бар да якын миңа..."

Бүген Арчабызның горурлыгы булган  “Казан су “ ял паркында “Татарстанда Җәй” проекты кысаларында,  якташыбыз, шагыйрь, хокук Фәннәре Намзәте, адвокат, кояш иле - Төркиядә яшәүче , читтә яшәсә дә үзенең туган иле,туган җире белән һәрчак тыгыз элемтәдә торучы Фәнис Фәрхәт улы Зыятов белән очрашу булды. Очрашуга Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмсе әгьзалары, Казан арты тарих-этнография музее хезмәткәрләре, китап укучылар, әдәбият-сәнгать яратучы райондашларыбыз җыелган иде. Чарада Фәнис Фәрхәт улы үзе белән якыннан таныштырды, шигырьләрен укыды, курайда уйнады. Төркиядә телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау максатыннан башкарылган эшләр турында сөйләде. Дини, милли, тел, сәяси мәсьәләләр турында фикерләрен җиткерде. Чарада Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары үз иҗат җимешләре белән таныштырдылар, чакырылган кунакка үзләренең изге теләкләрен юллап,рәхмәтләрен җиткерделәр. Кичәдә Халидә Вафинаның туган як сәламе итеп алып килгән бүләк  шигыре, моңлы җыры, Марсель Шәрәпов гармунда уйнап бергәләп башкарган җыр кичәгә тагын да ямь өстәде.

    Уздырылган чара бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган  “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Бу  алга таба да телебезне, милләтебезнең асыл сыйфатларын югалтмыйча саклауга чакыру булып яңгырады.