Центральная библиотека

"Йөрәкне җылытсын"

Без, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, "Йөрәкне җылытсын" хәйрия акциясен дәвам итеп, яшүсмерләр белән очрашу оештырдык. Чарага Махсус Хәрби операциядә катнашучы Гиззатуллин Равил һәм «Җиңү волонтерлары» инициатив төркеме волонтеры Гыйззәтуллина Диана чакырылган иде. Алып баручы һәм кунаклар балалар белән әңгәмә үткәрделәр, үзләренең кече ватаннарына һәм безнең иксез-чиксез илебезгә мәхәббәт һәм тугрылык турында сөйләделәр. Чарада патриотик рухтагы видео күрсәтелде. Әлеге акция кысаларында лагерьда тәрбияләнүчеләр рәхмәт йөзеннән открыткалар яздылар, волонтёрларга тапшырдылар.