Центральная библиотека

"Йөрәкне җылытсын"

Бүген без Г.Тукай исемендәге АПК каршындагы ТатАрчаҖәй проекты кысаларында оешкан "Без - Тукай оныклары" җәйге ял лагеренда кунакта булдык. Россия Федерациясе регионнарыннан җыелган яшьүсмерләр өчен татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү максатыннан оештырылган лагерьда тәрбияләнүчеләр өчен "Йөрәкне җылытсын!" исеме астында хәйрия акциясе уздырдык. Чара Ватанны саклаучылар елы һәм Россия почтасы көненә багышланган иде.

Очрашу патриотик рухтагы сөйләшү белән башланды. Китапханәче балаларны чакырылган кунаклар белән таныштырды, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрдән килгән видеоязмалар тәкъдим итте. Акциянең төп өлешендә илебезне саклаучыларга юллау өчен открыткаларга ихлас теләкләр язылды. Бу открыткалар "Җиңү волонтерлары" инициатив төркеме волонтерына тапшырылды.