"Ценностные ориентиры молодых"
Арчаның Казан Су паркында районның актив яшьләре өчен файдалы дискуссия узды. Чара мөһим һәм актуаль темага - террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга багышланган иде.
Китапханәче яшьләргә «террорчылык» һәм «экстремизм» терминнарының асылын аңлатты.Тормышта булган террорчылык актларының фаҗигале тарихын яктыртты.Очрашуга социаль өлкә белгечләре дә чакырылган иде.Алар чарада тренинг уздырдылар.Тренингның максаты террорчылык акты вакытында үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, вакытында тиешле реакция һәм дөрес карарларның кабул ителүен ассызыклауга багышланган иде.
Мондый чаралар һәр гражданның иминлек культурасын формалаштыруда төп роль уйный.