«Память сердца: святая боль и вечная слава»
"Татарстанда җәй" проекты кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Память сердца: святая боль и вечная слава» исемле әдәби мәйдан оештырды. Чарада Арча картлар һәм инвалидлар интернат йорты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар тамашачылар игътибарына илебезнең батырлыгын чагылдырган әдәби-мызыкаль күренеш тәкъдим иттеләр. Интерната тәрбиячләнүче Ю.Н. Веселов китапханәгә үзенең шигырьләре тупланган җыентык бүләк итте.
Чарада яңгыраган җырлар, шигырьләр сугыш вакытындагы авырлыклар һәм җиңүләр турындагы истәлекләрне яңартты. Ә «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары тарафыннан башкарылган шигъри юллар бу теманың бүгенге көндә дә ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтте.