"Мин гаиләм белән бәхетле"
Бүген Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Татарстанда җәй" проекты кысаларында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте каршында оештырылган татар теле буенча сөйләм практикасы үстерү юнәлешендәге ”Без – Тукай оныклары“ "ТатАрчаҖәй" төбәкара җәйге ял аланы тәрбияләнүче балалар, әйдаманнар, педагоглар белән берлектә интеллектуаль уен уздырдык.
Чараны алып баручылар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Укучылар белән берлектә гаилә сүзенең мәгьнәсен, гаилә әгъзаларының бурычларын искә төшерделәр. Уздырылган чарага гаилә әгъзалары – дәү әти, дәү әни, әни, әти, бала интеллектуаль биремнәр әзерләп килгәннәр иде. Әзерләнгән биремнәр гаилә кыйммәтләрен саклау, тарихны белү, милли ризыклар, милли йолалар, тапкырлык, зирәклек кебек сыйфатларны үстерүгә карата әзерләнде. Гаилә әгъзалары лагерьда ял итүчеләрне үз тукталышларында каршы алдылар. Һәр отряд балалары тукталышларда үз белемнәрен күрсәтте, биремнәрне бик теләп башкардылар. Дәү әти, әти рольләрендә катнашкан Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Марсель Шәрәпов һәм Ленар Биктимировлар яшь буынның күңелләрен гармун моңнарына күмделәр. Бергәләп җырлашып, биеп алу бәйрәм кәефен тагын да арттырды. Һәр отряд тукталыштагы биремнәрне уңышлы үтәгәннән соң, бәйрәм символы булган ромашка чәчәкләре белән бүләкләнде. Чара ахырында ромашкалардан уртак түгәрәк ясалып, изге теләкләр теләнде. Һәр гаилә тулы, түгәрәк бәхеткә ия булсын! Кичәне Гүзәл Уразова репертуарыннан “Мин яратам сине тормыш” җырын бергәләп күмәк җыр белән тәмамладык. Бу уздырылган чара Россиянең төрле төбәкләреннән ял итәргә килгән балаларның күңелендә якты истәлек булып сакланыр дигән өметтә калабыз.