"Пушкин мичкәсеннән башваткычлар"
Һәр елдагы традиция буенча, Арчаның 1нче мәктәбе укучылары өчен А. С. Пушкин туган көне, шул ук вакытта Рус теле көне уңаеннан "Пушкин мичкәсеннән башваткычлар" дигән әдәби лабиринт оештырылды. Лабиринт А.С.Пушкин әсәрләре белән бәйле берничә тематик станциядән һәм иҗади биремнән торды. Чара укучыларга җәйге ял программасы кысаларында мавыктыргыч кичә буларак оештырылды. Биш отрядның һәркайсы «Әкият - ялган, анда киная бар: яхшы эшләргә сабак» дигән төп фразаны әйтеп, сынаулы биремнәрне үтте.
Чараның максаты мәктәп укучыларында бөек рус шагыйре иҗатына кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен, хәтерен һәм игътибарын үстерү, шулай ук рус әдәбияты классикасы аша күңел ачу һәм бәйрәм атмосферасы булдыру иде. Куелган максатларга ирешелде, балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, күтәренке кәеф белән таралыштылар.