"Бөек Пушкин гел озата бара...."
Бүген китапханәбездә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 226 еллыгы уңаеннан Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән берлектә “Бөек Пушкин гел озата бара...” дигән әдәби тематик кичә булды. Очрашу кичәсендә каләм ияләре А.С. Пушкин турында истәлекләр яңарттылар, шигырьләрен укыдылар, белгәннәре белән уртаклаштылар.Чарада иҗат ияләре бөек рус шагыйренең күренекле шигырьләре, поэмалары, әкиятләренең татарча тәрҗемә ителгән вариантлары белән таныштылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрне укып фикер алыштылар.