"Беркайчан да "Әйе" дип әйтмә"
Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары өчен безнең китапханәдә Бөтендөнья тәмәке тартуга көрәш көненә багышланган тәрбия сәгате узды. Әлеге чара «Мәрхәмәтлек үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Нуриева Резеда һәм социаль эшләр буенча белгеч Хисамова Роза белән берлектә узды.
Китапханәче очрашу башында тәмәке тартуның барлыкка килү тарихы, кеше сәламәтлеге өчен зыяны, хроник авырулар китереп чыгаруга сәбәпче булуы турында сөйләде, танылган кешеләрнең начар гадәтләр турында язган тәэсирле цитаталары белән таныштырды.
Студентлар «Тәмәке тартуның зыяны турында» викторина сорауларына җаваплар таптылар, «Мәкаль җый» биремен үтәделәр. Катнашучылар, сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтен аңлап, бу биремнәрне бик тиз башкарып чыктылар.
Психолог һәм социаль хезмәткәр балаларга кызыклы интерактив тренинглар уздырдылар. Чарада катнашучылар файдалы гамәли мәгълүматлар һәм куркыныч матдәләргә бәйлелеккә эләкмичә ирекле һәм бәхетле яшәргә мотивация алдылар.
Тәрбия сәгатенә өстәмә рәвештә сәламәт яшәүне пропагандалау һәм зарарлы гадәтләрне профилактика турында тематик китап күргәзмәсе оештырылган иде. Студентлар шулай ук «Зарарлы гадәтләрсез тормыш» акциясендә актив катнаштылар: алар тирә-юньдәгеләрне үз иминлеге һәм озын гомер хакына тәмәке тартудан баш тартырга өндәүче плакатлар ясадылар.
Мондый мөһим тәрбия чарасы яшьләр арасында уңай тормыш шартларын формалаштыру юлында мөһим адым булды һәм үз сәламәтлегеңә дөрес караш тәрбияләргә ярдәм итте.