"Күңелем тулы хәзинәләр..."
Бүген китапханәбездә күренекле якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гыйлемханов Риман Солтан улының күңел сандыгын барлап, яңа чыккан “Хәзергә шулар” китабын тәкьдим итү кичәсе узды. Әдәби чарада Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика күләмендә Габдулла Тукай мирасын саклау һәм үстерү фонды рәисе, бүгенге көндә “Ватаным Татарстан” газетасының җурналисты, публицист, “Уйнагыз гармуннар” һәм башка бик күптөрле телевизион тапшыруларга нигез салучы Риман Солтан улы Гыйлемханов, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Зиннур Мөҗип улы Мансуров, хөрмәтле якташыбыз, балалар һәм өлкәннәр язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты,”Казан утлары” журналы редакциясенең җаваплы сәркатибе Вакыйф Вәкил улы Нуриев, ”Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, китап укучылар катнашты. Чарада Риман Гыйлемхановның “Хәзергә шулар” китабыннан язмалар укылды, кайткан кунакларның ихлас, мәгънәле чыгышлары тыңланды. Кичәне гармунчылар гармун моңнарына күмде, җырчыларның матур җырлары белән күңелләрне ял иттерде.
Без туган җиребездә туып-үсеп, тырышлык һәм тәҗрибә аша тормышта үз урынын тапкан, үз язу стиле булган, халкыбыз яратып өлгергән якташларыбыз булу белән горурланабыз. Риман Солтан улына да иҗатының дәвамлы булуын телибез. “ Хәзергә шулар” китабы үз укучысын бик тиз табар дип ышанабыз.