"Снарядлар сызгыруы астында сөйләшү"
Бүген Арчаның В. Ежков исемендәге 1нче мәктәбе укучылары өчен "Снарядлар сызгыруы астында сөйләшү" дигән шигъри кичә узды. Ул рус шагыйрәсе Ольга Берггольц иҗатына багышланды.
Китапханәче балаларны шагыйрәнең биографиясе белән таныштырды, аның авыр язмышы һәм иҗаты турында сөйләде.Ольга Берггольц рух көче һәм иртәгесе көнгә өмет белән сугарылган шигырьләрен укыды.
Чара шагыйрь турында видео карау һәм аның үз тавышы белән әсәрләрен укыганда яздырылган аудиоязмаларны тыңлау белән тәмамланды. Ольга Берггольц тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышкач, балалар Ватаныбыз буыннары хәтерен саклауда поэзиянең нинди мөһим роль уйнавын аңладылар. Шагыйрьнең иҗаты белән тулырак танышу өчен китап күргәзмәсе оештырылды.