Центральная библиотека

"Гомергә бергә..."

Бүген китапханәбездә 15 май - Халыкара Гаилә көне уңаеннан “Гомергә бергә...” дип исемләнгән ачыктан-ачык сөйләшү узды. Чарага Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укучылары, китап укучылар, Арча муниипаль районы Аксакаллар шурасы рәисе - Надир хәзрәт, Арча мәдәният йорты кино бүлеге җитәкчесе - Гайфуллин Данис Рифат улы, “Арча хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе, журналист, бик күп гаилә тарихларын яктырткан әдәби әсәрләр авторы, язучы - Зәкиева Гөлсинә Вәзыйх кызы, Арчаның 11 нче номерлы  гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе -  Хәкимова Гүзәлия Мәхмүт кызы, “Мәрхәмәтлелек үзәге” халыкара социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы - Нуриева Резеда Фәнис кызы, “Мәрхәмәтлелек үзәге” халыкара социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире - Давлетшина Нурсия Ринат кызы, яшь гаилә - Ильназ һәм Энҗе Ивановлар чакырылган иде. Чарада Халыкара Гаилә көне уңаеннан  гаилә кыйммәтләре, гаиләдә килеп чыккан проблемаларны чишү юллары, килеп туган четерекле мәсьәләләрне чишкәндә таяныр урыннар, төрле авыр хәлдә калган очракта чыгу юллары, гаилә иминлеген саклауга кагылышлы күп төрле сорауларга җаваплар табылды. Чарага чакырылган кунакларның һәрберсе яшь буынга эчтәлекле, тәрбияви киңәшләрен бирделәр, нигезле аңлатмалар белән чыгыш ясадылар. 

Кичәдә “Каурый каләм” берләшмәсе әгъзасы Ринат Шәрәфиев үзенең гаилә турындагы шигырен укыды, Данис Гайфуллин дәртле җырларын бүләк итте. Уздырылган чара бик эчтәлекле, җанлы булды, катнашучы  һәркем үзе өчен бай, файдалы мәгълүмат алды.