"Эх, путь-дорожка фронтовая..."
Бүген үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм программасында катнашты. Советлар Союзы Геройлары аллеясында китапханәчеләр Гани Сафиуллин бюстына чәчәкләр салдылар. "Эх, путь-дорожка фронтовая..." исемле әдәби мәйданда уку йорты атмосферасын күзалларга ярдәм итәрлек махсус экспозиция әзерләделәр. Бәйрәм кунаклары экпозицияләр аша хәтта кырыс сугыш көннәрендә дә китапларның һәм укуның әһәмиятле булганлыгын, илнең тарихи хәтерен һәм мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген аңладылар.