Центральная библиотека

"Йөрәктә батырлык турында хәтер сакларбыз"

Китапханәбездә Арчаның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Йөрәктә батырлык турында хәтер сакларбыз” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Ул Арча районы халкының илебез тынычлыгы өчен күрсәткән батырлыгына багышланды.

Китапханәче якташларыбызның Ватаныбызны фашист басып алучыларыннан саклаган батырлыклар турында мавыктыргыч әңгәмә уздырды. Уздырылган чарада укучыларга сугыш еллары атмосферасын тирәнрәк аңлату максатыннан, фронтовиклар хатларын уку, сугыш барган күренешләр белән  видеоматериал күрсәтүгә аерым игътибар бирелде.

Китап күргәзмәсе ярдәмендә укучылар сугышны үз күзләре белән күргән шаһитларның кичерешләре аша язылган китаплар белән таныштылар. Төп вакыйга - дулкынландыргыч акция булды. Укучылар дөньяның  тынычлык символикасы - ак күгәрченнәргә ветераннарга чын күңелдән рәхмәт хаты яздылар.

Чара Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән сугышчы ветераннарыбызга, бабаларыбызга карата горурлык һәм рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.

Бу дәрес онытылмаслык истәлек булачак, балаларга киләчәк буыннар өчен халыкның бөек батырлыгы турында хәтерне саклауның мөһимлеге турында искә төшерәчәк.