Центральная библиотека

“Китапханәле төн - геройлар дөньясына чуму”

Үзәк китапханәдә “Үз геройларым” дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында “Китапханәле төн - геройлар дөньясына чуму” исемле чара узды.

Китапханәче Арчаның 6 нчы мәктәп укучыларына фронтовик язучылар язмышы, аларның таланты һәм батырлыгы аркасында барлыкка килгән шедеврлар турында сөйләде. Балалар тәкъдим ителгән биремнәргә актив кушылдылар. Биремнәрне үтәү өчен балалардан игътибарлылык һәм белем таләп иттелде.

Китапханә хезмәткәрләре Борис Васильевның "А зори здесь тихие" повесте буенча театральләштерелгән куелышны тәкъдим иттеләр.Тамаша укучыларга Ватанын үз тормышлары кыйммәте белән саклаган биш зенитчы-кыз фаҗигасенең тирәнлеген тоярга мөмкинлек бирде.

Чарада өстәмә рәвештә хәрби проза һәм шигъриятнең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим иткән тематик китап күргәзмәсе оештырылды.

Кичә махсус хәрби Операциядә катнашучыларга илебез тынычлыгын саклап керткән сүгышчан хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтләр юллап открыткалар язу белән тәмамланды.

 «Библионочь» акциясе чираттагы тапкыр тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген һәм яшь буынны тәрбияләүдә әдәбият ролен саклауның мөһимлеген күрсәтте.