"Почтение к прочтению"
Арча үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте каршында эшләүче “Әлифба” музеенда булдылар. Алар Г.Тукай исемендәге колледж студентлары өчен интерактив фикерчат форматында "Почтение к прочтению" дигән мәгълүмати чара уздырдылар. Чара Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырган театральләштерелгән тамашадан башланды. Аннан соң катнашучылар, электрон әдәбият традицион китапны алыштыра алырмы, дигән сорау биреп, дискуссиягә күчтеләр.
Чара китапханәченең чыгышы белән тәмамланды. Ул студентларга рухи үсешкә һәм яшьләрнең дөньяга карашын киңәйтүгә ярдәм иттте. Китапханәчеләр студентларга иң яхшы әдәби әсәрләр исемлеген тәкъдим иттеләр. Музейдагы очрашу яшьләрне әдәбиятны тирәнрәк бәяләргә һәм чын китапларны укудан ләззәт алырга илһамландырды.