"Хәтер үткәннәрне барлый, ә алар бар да истә!"
Бүген китапханәбездә Арчабызның олы хөрмәткә ия, тормышны яратып, шатланып яшәүче каләм остасы, 7 китап авторы, үзенең гомер юлында районыбыз тормышында игелекле хезмәтләр башкарып, якты эз, нурын күрердәй маяклар калдырган хөрмәтле райондашыбыз Шәйхетдинова Роза Вәгыйз кызының иҗатын яктыртуга багышланган әдәби кичә узды. Роза ханымның 2023 елда гына “Кызыл кар яугач” дигән шигырьләр китабы дөнья күргән иде, ә инде 2024 елда “Сагыш җилләре” дигән өр-яңа китабы нәшер ителде. Роза апа һәм аның гаиләсе районыбыз халкына тагын бер бүләк ясаган. Бу бердәм, тырыш гаилә “Җырлап ачыла күңел” китабын да чыгарырга өлгергән. Бу китапка Арча районының 20 авылына атап язылган җыр текстлары кертелгән. Ә бүгенге кичә “Сагыш җилләре” китабы белән якыннан танышып, китап укучыларга тәкъдим итүгә багышланды. Китапка Роза ханымның гомер юлында күргән шатлыклы да, моңсу да үткән тормышы, гомер көзләрендә яшьлеген, үткән тормышын сагынулары, югалтуларның ачы газабы тасвирлаган, күңел җепләренең иң нечкә хисләре белән үрелеп язылган мәгънәле шигырьләре, республикабызның төрле газета- журналларында басылып чыгып, халкыбызны тәрбияләгән мәкаләләре тупланган. Кичәдә Роза Шәйхетдинованың иҗат җимешләрен китапханәче кызлар, “Казан арты" тарих-этнография музее хезмәткәрләре яңгыратты. Әдәби-музыкаль кичәдә Роза апа Шәйхетдинова сүзләренә “Арча таңнары” халык ансамбле (ансамбльнең җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шакирова Флёра Масхут кызы, көй авторы Нәзир Фәхретдинов), Расих Галимҗанов, Халидә Вафина җырлаулары ямь өстенә ямь бирде. Кичәдә бик матур, ихлас күңелдән чыккан теләкләр яңгырады. Роза апа һәм без барыбыз да бүгенге кичәдән канәгать калдык. Алга таба да Роза Вәгыйз кызының иҗат җимешләрен укып күңелебезгә ял, тәнебезгә сихәт, матурлыкны, гүзәллекне күреп яши белергә насыйп булсын!