"Дөньялыкның бәрхет болынында елый-көлә Вакыт гомер сөрә"
Бүген китапханәбездә талантлы яшь шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Белла“ халыкара әдәби премия лауреаты, Шәүкәт Галиев исемендәге мәртәбәле премия иясе, “Мин бәхетне күрәм!..”, “Тынлык кайтавазы”, “Кайту”, “Бабай кунакка килгән”, ”Гөрләвекләр кайтавазы”, “Дәвамы бар....” китаплары авторы, “Мәйдан” журналының җаваплы сәркатибе, нечкә күңел хисе белән язылган фәлсәфи шигырьләре, балалар өчен язылган мавыктыргыч проза әсәрләре аша таныш Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина белән очрашу кичәсе булды.
Очрашу уздыруның төп максаты Лилия Фаис кызы иҗаты белән якыннан танышу, иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту, иҗатына кызыксыну тәрбияләү иде. Шулай ук язучының “Әлифба” китабы авторы Сәләй Гатат улы Вагыйзовка багышланган, аның фаҗигале дә, гыйбрәтле дә тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдырган, Татарстан Республикасы Рәисе каршында Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырылган ябык әдәби бәйгедә өченче урынга лаек булган “ӘЛИМ ЛӘМ МИМ” повесте буенча төшерелгән фильм турында кызыксынган сорауларга җаваплар алу булды.
Әдәби чарада китапханәчеләр, китап сөючеләр, "Әлифба" музее җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы, Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашты. Әдәби кичәдә Лилия Гыйбадуллина үзенең иҗат җимешләрен соклангыч итеп башкарды, сорауларга тулы итеп ихлас җаваплар, каләм тибрәтүчеләргә төпле киңәшләрен бирде. Чарада тамашачылар “Әлиф Ләм Мим” әсәре кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар, төшерелгән кинофильм буенча җанлы әңгәмә кордылар, фильмга трейлер карадылар. Кичәдә Кышкар авылы “Нур“ халык театры артистлары “Әлиф Ләм Мим” әсәреннән сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтеп, тамашачыларның күңел хисләрен кузгаттылар.
Уздырылган чара бик эчтәлекле, файдалы булды. Очрашу, аралашу мизгелләре һәр катнашучы күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.