“Сәламәтлек – безнең кулда!”
Бүген Үзәк китапханәдә Арчаның 6 нчы мәктәбе укучылары өчен сәламәтлек көненә багышланган “Сәламәтлек – безнең кулда!” дигән кызыклы мәгълүмати танып-белү сәгате узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Китапханәче балаларга үз сәламәтлеге турында кайгыртуның мөһимлеге турында җентекләп сөйләде. Чарада укучылар кызыклы фактлар белән таныштырылды, авыруларны профилактикалау буенча файдалы киңәшләр бирелде. Дөрес туклану, физик активлык һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.Әңгәмә барышында сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген ачык чагылдырган тематик видеороликлар күрсәтелде.
Интерактив өлештә укучылар мавыктыргыч викторинада катнаштылар, сәламәтлек өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр. Китапханәче бу көнгә махсус әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.