"Тарихны объектив яза"
Үзәк китапханәдә фотосәнгатькә багышланган "Тарихны объектив яза" дигән телдән журнал узды. Бу чарага Арча Укучылар сарае каршындагы "Атмосфера" мобиль төшерү берләшмәсендә шөгыльләнүче яшь фото сәнгатен яратучылар җыелды. Очрашуга кунак итеп Плодосовхоз китапханәсе китапханәчесе Фәрхуллина Елена Михайловна чакырылган иде. Елена Михайловнаның бик яраткан мавыгуы бар. Ул фотография белән шөгыльләнә.
Чараны алып баручы очрашуны фотография тарихы һәм фотоаппаратлар үсеше турында мавыктыргыч сөйләүдән башлады. Аннары сүз Елена Фәрхуллинага бирелде. Ул балаларга әтисенең фотоаппаратын күрсәтте, ул аны бүген дә куллануын дәвам итүен әйтте. Елена Михайловна экранда үзенең профессиональ курслар узганнан соң барлыкка килгән беренче эшләрен һәм сурәтләрен күрсәтте.
Чараның практик өлеше аеруча кызыклы булды: катнашучылар, Еленадан кыйммәтле кирәкле киңәшләр алдылар, кәрәзле телефоннарына фотосурәтләр төшерделәр. Шуннан соң алып баручы китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, катнашучыларга фотоэшкә багышланган китаплар тәкъдим итте.
Чара балаларның практик дәресләр вакытында башкарылган иҗади эшләре буенча фикер алышу белән тәмамланды. Балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар, фикер алыштылар һәм тәҗрибәле остадан тәкъдимнәр алдылар.
Мондый чаралар фотография сәнгате белән кызыксынучылар бик файдалы булды.