Центральная библиотека

"Китап эштә: илһамлан һәм иҗат ит"

Китапханәдә балалар һәм яшүсмерләр китабы көненә багышланган "Китап эштә: илһамлан һәм иҗат ит" дигән әдәби стендап узды. Уздырылган чара 5-9 сыйныф укучылары өчен чын бәйрәмгә әверелде. Китапханәче чарада катнашучыларга әлеге вакыйганың әһәмияте турында сөйләп, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм аның белән бәйле традицияләр белән уртаклашты. Чарада укучылар өчен төрле конкурслар һәм биремнәр әзерләнгән иде. Бу биремне алар бик теләп үтәделәр. 

Иң якты мизгелләрнең берсе - дүрт юллы шигырьләр язу биреме булды. Балалар үзләренең фантазияләрен һәм шигъри талантларын күрсәтеп, уникаль шигырьләр иҗат итәргә тырыштылар.

Китапханәче китапханәнең иң популяр һәм кирәкле китапларын тәкъдим итеп, библиофреш уздырды. Бу күзәтү балаларга яңа кызыклы әсәрләр белән танышырга һәм үзләренә уку өчен кирәкле китаплар сайларга мөмкинлек бирде. Укучылар өчен уку һәм китаплар турында кызыклы фактлар булган видеоролик әзерләнгән иде. Бу мәгълүмат катнашучыларга  китап укуның мөһимлеген һәм файдасын яхшырак аңларга ярдәм итте, әдәбиятны алга таба өйрәнергә рухландырды.

Әдәби стендап барлык катнашучыларда да онытылмаслык тәэсирләр калдырды, бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм китаплар һәм иҗат белән кызыксынуны стимуллаштырды.