"Театр – тормыш көзгесе!"
Бүген китапханәбездә 27 март – Халыкара театр көне якынлашу уңаеннан, “Китапханәдә кунак” сәхифәсендә районыбызның халык театрлары җитәкчеләре, режиссерлары, халык театры буларак оешуга үзләренең бар көчен биргән хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Уздырылган чарага Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җидегән чишмә” халык театры җитәкчесе Мөхәммәтгәлиев Инсаф Илфат улы, Түбән Аты мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Балкыш” халык театры җитәкчесе Мөхәммәтгалиева Илсөя Касыйм кызы, Сикертән күпфункцияле үзәк каршында эшләп килүче “Сердәш” халык театры җитәкчесе Минһаҗева Рафия Әкрам кызы, Кышкар авылы клубы каршында эшләп килүче “Нур” халык театры җитәкчесе Шәфигуллина Ләйсән Җәүдәт кызы һәм режиссер хезмәтен башкаручы Зарипова Ильмира Мансур кызы, Иске Ашыт авылы клубы директоры Халикова Гөлсинә Ингел кызы, клуб каршында эшләп килүче “Саяра” халык театры режиссер ярдәмчесе Вахитова Гөлзада Альберт кызы килгән иде. Чакырылган кунаклар белән театрларының оешу тарихлары, уңышлары, киләчәккә максатлар, планнар турында сөйләшү уздырылды.