"Шигьри сүзнең – сихри көче"
Бүген китапханәбездә 21 март - Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Шигьри сүзнең – сихри көче” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм хөрмәткә лаек кунаклар - Апас районыннан һәвәскәр язучы, “Сердәш” клубы әгъзасы Яруллина Лира Раил кызы, Кукмара районыннан рәссам, публицист, корреспондент Галиев Нурислам Нургали улы һәм яңа иҗатчылар катнашты.
Чарада китапханәче шигърият көне турында бай мәгълүмат бирде. Кунаклар үзләре белән таныштырганнан соң иҗат җимешләрен укыдылар. Районнар арасындагы иҗади дуслык, аралашу дәвамлы булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Каләм тибрәтүчеләр январь-февраль аена иҗат итү өчен бирелгән темалар буенча язылган иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Әдәби кичәдә экранда бирелгән картинага карап шигырь язу эше оештырылды. Яңа иҗатчылар “Каурый каләм “ әдәби-иҗат берләшмәсенә кабул ителделәр. Уздырылган чара бик җылы аралашуларга бай булды. Әдәби-музыкаль кичә җыр дулкыннарында дәвам итте. Очрашудан бар кеше дә канәгать калды. Иҗат итү өчен үзенә көч туплап, яңа иҗат җимешләрен тудыруга рухи азык алды.