«Табигать гармониясе белән хезмәт»
Үзәк китапханәдә «Авыл яши - Деревня живет» проекты кысаларында Җир көненә багышланган «Табигать гармониясе һәм хезмәт» исемле кызыклы дискуссия узды. Чарада Арча гуманитар-техник техникумы студентлары катнашты. Аралашу кеше һәм табигать арасындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен уникаль мөмкинлек бирде. Уздырылган чарага махсус кунак ролендә Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Абдуллин Марат Рәүф улы чакырылган иде. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен башларга теләге булган яшьләргә юнәлтелгән заманча проектлар турында мәгълүмат бирде, белгәннәре белән уртаклашты. Катнашучылар районда аграр тармак үсешенең соңгы тенденцияләре турында белделәр, шулай ук бу өлкәдә кулланыла торган алдынгы технологияләр белән таныштылар.
Очрашуның мөһим элементы булып "Баланс табу" конкурсы торды. Конкурсны үтәү барышында студентлар креативлык һәм аналитик сәләтләрен күрсәттеләр, хезмәт һәм әйләнә-тирә мохит арасындагы гармониягә ирешү юлларын эзләделәр. Бу чара аралашу һәм тәҗрибә алмашу белән чиратлашып баруы белән яшьләрнең экологик аңын формалаштыруда һәм буыннарның элемтәләрен ныгытуда уңышлы булды.