"Мин - кулланучы, минем хокукым бар!"
14 март көнне Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган мөһим чара узды.
Китапханәче кулланучылар хокукларын яклау көне барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Бу студентларга мөһим датаның әһәмиятен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде. Чараның төп кунагы итеп ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина чакырылган иде. Ул студентларга кулланучылар хокукларын яклаучы законнар турында мәгълүматлар бирде. Законнар бозылган очракта үз мәнфәгатьләрен ничек дөрес яклау турында сөйләде. Шулай ук студентлар әлеге хокукларны бозган очракта мөрәҗәгать итү юлларын белделәр. Кулланучылар буларак үз хокуклары турында мәгълүмат алдылар.
Чараның теоретик өлешеннән соң студентлар эшлекле уенда катнаштылар. Алган белемнәрне практикада куллана алулары бүгенге чараның бушка узмавын күрсәтте. Балалар кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле бурычларны хәл иттеләр, реаль тормыш хәлләрендә ничек эшләргә кирәклеген яхшырак аңларга ярдәм иткән биремнәр үтәделәр.