"Ватаныбыз тынычлыгын саклап..."
Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Арча педагогика көллияте студентлары өчен “Ватаныбыз тынычлыгын саклап...” батырлык дәресе үткәрелде. Батырлык дәресенә махсус хәрби операциядә катнашучы Садреев Рөстәм һәм «Җиңү волонтерлары» инициатив төркемен оештыручыларның берсе, Арча районындагы «Ватанны саклаучылар» фонды координаторы Алина Латыйпова чакырылган иде. Чара кунаклар белән аралашу, сорауларга җавап алышу тәртибендә узды. Студентлар кунаклар сөйләгәннәрне зур игътибар белән тыңладылар, үз илебезнең үткәненә тирән хөрмәт белән, бүгенге көненә зур борчылу белән карадылар.
Рөстәм Садреев үз тормышы, башыннан кичкәннәре турында сөйләде. СВО зонасында хәрби хезмәт вакытында күргәннәре белән уртаклашты. Бу вакыйгалар залда утырган беркемне дә битараф калдырмады. Сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң күңелдә тыныч күк йөзе хакына батырлыклар кылган һәр ватандашыбыз өчен горурлык һәм рәхмәт хисләре уянды. Рөстәм Садреев сөйләгәннәр студентларга Ватанга хезмәт итүнең әһәмиятен тирәнрәк аңларга, батырлык турында хәтерне саклауның мөһимлеген аңларга мөмкинлек бирде.
Алина Латипова студентларны СВО катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән волонтерлык эшчәнлеге белән таныштырды. Арча районы волонтерлары алып бара торган эш студентларга үзенең никадәр авыр, шул ук вакытта изге һәм әһәмиятле булуын аңларга ярдәм итте.
Чара азагында барлык катнашучылар кунакларга фидакарьлекләре, батырлыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Аларга нык сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе теләделәр. Уздырылган чарадан студентлар илебезнең тынычлыгы өчен көрәшергә кирәклекнең мөһимлеген, хәтерне саклауда һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруда һәрберебезнең роле никадәр җаваплы булуын аңладылар. Бу яшьләрне игелекле эшләргә һәм актив тормыш позициясенә илһамландырды.