Центральная библиотека

«Герой әтисе»

Арчабызда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре портретлары күрсәтелгән «Герой әтисе» республика күчмә фотокүргәзмәсе  тәкъдим ителде. Күргәзмәдә без, Арча Үзәк китапханә хезмәткәрләре  дә булдык. Мондагы фотосурәтләр үз илебез  һәм халкыбыз өчен горурлык хисләре уятты. Фотолардан карап торган  батырларыбыз якты киләчәк өчен үзләрен корбан иткәннәр, күпләре әле дә булса тыныч тормыш өчен көрәшәләр. Бу аларның бәяләп бетермәслек батырлыгы! Фотокүргәзмә  безгә тагын бер тапкыр геройларның безнең арада яшәвен,батырлыкларга һәм яхшы эшләргә илһамландырып торуын искә төшерде. Күргәзмә белән танышу үз-үзеңне  профессиональ яктан баету гына түгел, ә күңелләрдә озак сакланачак  рухи тәҗрибә дә булды.