Центральная библиотека

«Дөньяда матурлыкка һәм яхшылыкка урын бар»

Китапханәбездә “Изге эшләр эстафетасы” кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларның әниләре өчен «Дөньяда матурлыкка һәм яхшылыкка урын бар» дигән әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Чарада мастер-класс элементлары да кулланылды. Бу чакырылган кунаклар өчен бик файдалы булды. Чараның программасы әдәби укуларны, музыкаль чыгышларны, иҗади остаханәләрне, спикерлар белән мавыктыргыч әңгәмәләрне үз эченә алды. Кичәдә Укучылар сараенда тәрбияләнүче З. Зиннәтова җитәкчелегендәге “Зиннәт” төркеме  балалары башкаруында җырлар яңгырады. Чараның «Үзеңне ярат» дигән өлешендә практик психолог И. Р. Латыйпова эмоциональ сәламәтлекне саклау өчен медитациянең кайбер методикаларын күрсәтте, уңай эмоциональ халәт булдыру максатыннан психологик тренинг уздырды. Китапханәче  бай китап күргәзмәсенә обзор ясады һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә җавап табарлык китаплар җыелмасын тәкъдим итте. Йомгаклау өлешендә 6 нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән презент сыйфатында кунакларга видеокотлау тәкъдим ителде.

Уздырылган әдәби-музыкаль  кичә әниләрне сөендерергә, аларга шатлык һәм илһам чыганагы бирергә бик уңышлы булды. Хатын-кыз – Ана исемен йөртүче олы затка үзе турында да кайгыртырга кирәклекне аңларга, искә төшерергә мөмкинлек бирде.