Центральная библиотека

"Якташ язучылар Арчабызда кунакта"

Арчабыз туган ягыбыздан чыккан күренекле шәхесләрне – якташ язучыларны кабул итте. Мөхтәрәм кунаклар иртәдән үзләре укып чыккан мәктәпләрдә булып, укучылар белән очраштылар. Эшлекле сәфәр Арчаның Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда пленар утырыш белән тәмамланды. Утырышта якташ язучылар чыгышлар ясадылар, тамашачыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Алга таба да мондый очрашулар ешрак булса иде дигән фикерләрен җиткерделәр. Кунакларга китапханә хезмәткәрләре тарафыннан китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханә директоры Дәүләтбаева Л.Н китапханә эшчәнлеге, районыбызда әдәбият белгечләре, якташ язучылар белән эшчәнлек ничек оештырылуы турында мәгълүмат бирде. Чыгышта Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсендә торган һәвәскәр язучылар иҗаты, даими эшчәнлекләре турында да әйтелде. Якташ язучылар белән очрашу районыбыз халкы, үсеп килүче яшь буында туган телебезгә кызыксыну, хөрмәт, иҗатка тарту юнәлешендә бик файдалы чара булды.