Центральная библиотека

"Куркыныч упкын"

Бүген Үзәк китапханәдә Арчаның 6 нчы мәктәп укучылары өчен Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган "Куркыныч упкын" дигән тема астында фикерләр чаты оештырылды.

Чараның максаты – укучыларда зарарлы гадәтләр белән көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Куелган максатны тормышка ашыру өчен чарада тематик видеороликлар карау, анкет тутыру һәм проблемалы хәлләр турында фикер алышу оештырылды. Укучылар зарарлы бәйлелек нәтиҗәләренең кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыруы турында бай мәгълүмат алдылар.

Гамәли аспектларга аерым игътибар бирелде. Чарада катнашучылар төрле бәйлелек төрләренә хас тышкы билгеләрне өйрәнделәр. Күрсәтелгән видеороликлар аша куркынычны танып белергә һәм начар гадәтләрдән баш тартуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштырырга өйрәнделәр. Кешеләрдә мондый бәйлелек булган вакытта сәламәтлекнең нык   җимерелүенә,якты киләчәк һәм үз-үзен югалту арасында сайлауның мөһимлегенә басым ясалды.

Кульминация өлешендә укучылар сәламәт яшәү рәвеше темасына рәсемнәр ясадылар. Балалар үз  иҗатлары  аша наркотиклар, алкогольдән һәм тәмәке бәйлелегеннән ирекле булган дөньяның үз күзаллавын белдерделәр. Бу эшләр аларның киләчәккә омтылышының якты символы булуын күрсәтте.

Чара китапханәчегә рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. Укучыларның чарадагы активлыгы, инициативалылыгы һәм заманча карашлы булулары сокландырды. Аларның энергиясе һәм танып белүгә омтылышы һәр катнашучыга онытылмаслык һәм файдалы тәҗрибә бирде.