"Китап – бакча ул, андагы язулар - шул бакчаның гөлләре"
Февраль аенда татар дөньясы мәшһүр мәгърифәтче бик күп һөнәрләргә ия булган Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны билгеләп узды. Шул уңайдан, бүген китапханәбездә мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы, этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның 200 еллыгы хөрмәтенә искә алу кичәсе узды. Әдәби кичәдә “Мирас” фәнни-популяр әдәби-нәфис журналында бүлек мөдире, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы, китапханәнең әйдәп баручы методисты Закарова Алсу Миннәхмәт кызы, Арчаның 5 нче гимназиясе 8 а классы укучылары катнашты.
Уздырылган чарада яшь буынга бөек шәхесебезнең киң кырлы иҗаты белән таныштыру, аның турында кызыклы фактлар җиткерү, татар телен әкиятләр аша өйрәтүе, дөньяви фәннәр белән кызыксынуы,хезмәтләрендә гарәп һәм фарсы алынмалары күп булуы, акыл эшен кул эше белән аралаштырып яшәве, таләпчән укытучы булуы, бабасының 100 дән артык Корьәнне кулдан күчереп язуы, Каюм Насыйриның коръән гыйбәрәләре сүзлеген төзүе, татар әдәбиятында энциклопедия жанрын башлап җибәрүе, татар ашларына багышланган китабы, карталар, календарьлар уйлап табуы турында мәгълүматлар бирелде. Ленар Илгиз улы галим Каюм Насыйри турында бик күп кызыклы мәгьлүматлар сөйләде, үзе сөйләгәннәрне балаларга сорау-җавап бирү юлы белән ныгытып барды. Ул галимнең мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр язуы, карталар, календарьлар төзүе, 1860 елдан гыйльми эшчәнлек алып баруы, төрле уку әсбаплары, татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр әзерләве, сүзлекләр төзүе турында бай мүгълүмат бирде.
Әдәби кичәдә катнашучыларга Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан әзерләнгән, киң кырлы иҗатын чагылдырган видеороликлар күрсәтелде. Китапханәчеләр һәм укучылар тарафыннан аның әдәби әсәрләрен уку, “Хикмәтле сүзләр”ен яңгырату язучы иҗатына кызыксыну тәрбияләү өчен уңышлы булды. Закарова Алсу Миннәхмәт кызы укучыларга К.Насыйриның туган төбәгендәге музей-утары турында сөйләде.Музей-утарның ничек оештырылуы, андагы экспонатлар,Каюм коесы, ишек алдындагы әкияти сыннар, ул якның табигатенең гүзәллеге турында мавыктыргыч итеп сөйләү чара кунакларына бик файдалы булды.Каюм Насыйриның бу коены үз кулы белән казыган булуы, аның әле дә саклануы турында әйтелде. Каюм коесының татар дөньясында яңа төрле мәгариф системасына, дөньяви рухта булган мәдәнияткә төп нигез салучыларның берсе булуга символ булып торуын, якташларына Каюм коесыннан су эчү, гыйлем коесыннан азык алу кебек булуы искәртелде. Кичә ахырында Каюм Насыйри турында 14 кызыклы факт турында мәгълүмат бирелде, алган белемнәр ныгытылды.
Чара ахырында яшь буынга мондый шәхесләребез турында кызыксынырга, аларның бәяләп бетергесез хезмәтләренә хөрмәт белән карарга кирәклек аңлатылды.