"Без булдырган дөнья"
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Арчаның 6 нчы номерлы урта мәктәбе укучылары һәм Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей укучылары өчен "Без булдырган дөнья" исемле мавыктыргыч арт-очрашу оештырдылар. Бу чара сәламәтлекләре чикләнгән егетләр - "Три татарина" остаханәсен булдыручылар катнашында узды. Алар үзләренең тырышлыклары һәм иҗади алымнары белән фанерадан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсен алып килгәннәр иде.
Өлкән сыйныф укучыларын мөмкинлекләре чикләнгән егетләрнең ничек итеп остаханә булдыру тарихы кызыксындырды. Егетләр укучыларга бу турыда җентекләп сөйләделәр. Алар үз идеяләре, кыенлыклары һәм уңышлары белән уртаклаштылар.Укучылар һәр кеше тормышында килеп чыккан каршылыкларны җиңеп чыгарга мөмкин булуын, хезмәтнең һәм иҗат итүнең мөһимлеген аңладылар. Егетләрдән тормышка девиз итеп алырлык кыйммәтле киңәшләр ишеттеләр.
Китапханәче "Сделай себя сам" дигән китап күргәзмәсенә обзор ясады, анда үз-үзеңне камилләштерүгә, иҗатка һәм танып белүгә багышланган басмалар тәкъдим ителде. Ул очрашуның гомуми атмосферасына бик яхшы өстәмә булды, шәхси үсешнең әһәмиятен һәм үз-үзен камилләштерүгә омтылышын ассызыклады.
Чара һәр катнашучының йөрәгендә якты хисләр калдырды.