Центральная библиотека

"Тел – күңел халәте"

Бүген Арча үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел – күңел халәте" дигән ораторлык сәнгате буенча мастер-класс узды. Чарада ТНВ телеканалында рубрикалар, төрле чаралар алып баручы һәм журналистика буенча педагог, корреспондент, Динә Нәҗметдинова катнашты. Ул ораторлык сәнгате буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Белгеч актуаль темалар турында фикер алышканда, туган телне белүнең мөһимлеге, һәр кеше тормышында укуның әһәмияте һәм бу һөнәрне сайлауда ничек чагылыш табарга мөмкин икәнлеге турында үз фикерләрен әйтте. Спикер оратор сәнгате нигезләренә җентекләбрәк тукталды, уңышлы гавами чыгышның төп күнекмәләренә өйрәтте. Гамәли биремнәрне үтәгәндә, тавыш куелышында һәм дөрес сулыш алганда, дикция һәм әйтелешнең төгәл булуы кирәклеген ассызыклады.

Китапханәче мастер-класста катнашучылар өчен төрле биремнәр әзерләде, анда балалар кызыклы темалар сайладылар һәм мини-чыгышлар төзеделәр. Кунак белән алга таба фикер алышу, спикердан тәкъдимнәр белән кызыклы әңгәмә оештырылды.

Чарада катнашучы укучыларга халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен алга таба үстерү, сөйләм техникасын яхшырту һәм телнең безнең фикерләүгә һәм эмоциональ халәткә ничек йогынты ясавын тирәнәйтү максатларында, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда һәр катнашучы үзе өчен файдалы китап белән танышты.