"Туган илне саклау – изге бурыч!"
Китапханәбездә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан патриотик дәрес узды. Чарага төрле хәрби хезмәтләрдә булган районыбызның хөрмәткә лаек ир-егетләре Печмәнтау авылыннан Садыров Васыйл Камил улы, Иске Төрнәле авылыннан Тимашев Фәнис Илгиз улы һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте студентлары, укытучылары чакырылган иде. Патриотик дәрестә Ватан сакчысы көне тарихы турында мәгьлүмат бирелде. Бәйрәмгә багышланган ролик каралды. Килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, җырлар, шигырьләр башкарылды. Чакырылган кунаклар Васыйл Камил улы һәм Фәнис Илгиз улы үзләре узган сугышчан юллар турында сөйләделәр, егетләргә үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр. Алып баручы биргән һәр сорауга тулы җаваплар алынды. Кунаклар катлаулы тормыш юлы узуга карамастан, үзләренең иҗаттан да ерак булмауларын күрсәтеп, иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Хәрби юл узган мөхтәрәм кунакларның һәр әйткән сүзе, биргән киңәшләре яшь буында патриотик хисләр уяту өчен бик файдалы булды. Чарадан студент егетләр Ватанны саклау һәркемнең изге бурычы булуын белделәр. Илен яраткан, аның киләчәге, тынычлыгы өчен борчылган һәр ир-егет үзендә батырлык, намус, көчле рухлылык, кыюлык кебек сыйфатларга ия булуларга тиешлекне аңладылар.