"Батыр да ул, шагыйрь дә ул, татарның газиз улы..."
Бүген китапханәбездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды. Искә алу кичәсендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 133 группа студентлары һәм укытучылары Төхфәтуллина Әлфия Госман кызы катнашты. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган патриот шагыйрьне искә алу кичәсендә М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгьлүмат бирелде,булган белемнәр ныгытылды. Шагырьнең үлемсез шигырьләрен китапханәчеләр Гөлназ Байкова һәм Гөлназ Мингазова укыдылар. Шулай ук патриот-шагыйрьнең шигырьләрен Татарстанның атказанган артисткасы Сөмбел Билалова тарафыннан укылган вариантын видеоролик ярдәмендә тыңлау оештырылды. Кичәдә М. Җәлил һәм аның 10 көрәштәшен 1944 нче елның 25 нче августында Берлинда Плетцензее төрмәсендә фашист палачы балтасы астында үтерүләре турында мәгълүмат бирелде һәм аларны 1 минут тынлык белән искә алынды. Шагыйрьнең “Вәхшәт” шигыренә нигезләнен төшерелгән видеоспекталь карау күңелләрне тетрәндерде. Чарада катнашучыларга язучының “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат бирелде, китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Чарада М. Җәлил исемен мәңгеләштерү буенча видоеролик күрсәтелде. Кичә ахырында белемнәрне тикшерү һәм ныгыту максатыннан, герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина сорауларына җавап алынды.
Муса Җәлилне искә алуга багышланган әдәби кичәдән булачак педагоглар күп мәгълүмат алдылар, бу алар өчен бик файдалы булды.