"Тормыш бит ул, матур китап кебек, Язучысы аны - үзебез!"
Бүген китапханәбездә Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, “Баллы көзләрем” китабы, тагын бик күп яңа шигырьләр һәм эстрада җырлары авторы Гөлара Вәкил кызы Шарипованың гомер бәйрәме билгеләп үттелде. Әдәби чарага юбилярны тәбрикләргә мөхтәрәм кунаклар Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге Премия Лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Сания Әхмәтҗанова,Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыбуллина, Гөлара Шәрипованың иҗатташ дуслары, иҗатына гашыйк китап сөючеләр, остазлары, укытучылары, укучылары, туганнары килгән иде. Кичәдәге һәр котлау, тәбрикләү, музыкаль номер чын күңелдән, ихлас булды.
Гөлара Вәкил кызы Шәриповага алда да шундый матур гомер бәйрәмнәрен якыннары, иҗатташлары белән уздырырга насыйп булсын, иҗат чишмәсе саекмасын. Милләтебезне кабатланмас иҗаты белән сөендереп торсын.