Центральная библиотека

“Әфган сүзе өшетә җаннарны”

Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен “Әфган сүзе өшетә җаннарны” дигән хәтер кичәсе уздырылды. Бу чара әфган халкының азатлыгы һәм тыныч тормышы өчен үз гомерләрен биргән батыр сугышчыларыбызны искә төшерү һәм хөрмәт күрсәтү, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан уздырылды.  Искә алу кичәсенә махсус кунак – запастагы офицер С. Л. Баһаветдинов чакырылган иде. Хөрмәтле кунакның чарада катнашуы һәм яшь буынга әйткән сүзләре аеруча әһәмиятле булды. Ул Әфганстандагы хезмәте, андагы вакыйгалар турында сөйләде. Сергей Лимусович үзенең шәхси тарихы белән уртаклашты,  үтәргә туры килгән кыенлыклар һәм сынаулар турында искә төшерде. Чарада С. Л. Багаутдинов яшьлек елларын искә төшереп  гитарада студентлар белән җырлар башкарды. Бер минутлык тынлык белән чарада катнашучылар сугыш кырларыннан өйләренә әйләнеп кайтмаган сугышчыларны искә алдылар, хәтерләрендә яңарттылар.