“Рәхмәт сезгә, ветераннар!”
Россиядә һәм Татарстанда «Ватанны Саклаучы елы» һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы игьлан ителде. Шул уңайдан районыбыздагы ветераннарыбызга Бөек Җиңүнең 80 еллыгына булдырылган бүләкләр тапшырылды. Мәртәбәле бүләкләрне Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды. Алар ветераннарга ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыклары, көчле ихтыярлары, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтләре, туган җиргә көчле мәхәббәтләре һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Тантаналы чара чәй өстәле артында дәвам итте. Бүгенге лаеклы бүләккә ия булган ветераннарны тәбрикләп, матур җырлар җырланды, шигырьләр, изге теләкләр яңгырады.