Центральная библиотека

"Сталинград сугышы"

Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре кешелек тарихында иң бөек сугышларның берсе булган Сталинград сугышына багышланган тарих сәгатен оештырдылар.

Китапханәче Идел буендагы фаҗигале хәлләр турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәдәге һәр китап шушы бөек сугышның тарихын ачты, аның бөтен дөнья тарихы өчен әһәмиятен тирәнрәк аңларга ярдәм итте.

Викторина студентларга үз белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Видеороликларны карау чынбарлыкны күзалларга ярдәм итте. Сталинградны яклаучыларның батырлыкларын мактаган шигырьләр уку чарада катнашучыларның күңелләрен нечкәртте. Залда яңгыраган патриотик җырлар барысына да җиңүнең нинди бәя белән ирешелүе турында искә төшерделәр.

Тарих сәгате ата-бабаларыбыз хәтеренә карата хөрмәт уятуга, патриотизм рухы тәрбияләүгә бик файдалы дәрес булды.