Центральная библиотека

"Очрашуда булдык"

Без бүген бер төркем “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Дилә Абдуллина, Марсель Шарапов, Факия Шәрәфетдинова, Дамир Нуриәхмәтов Курса разъезды төп мәктәбендә очрашуда булдык. Шулай ук безнең белән бергә очрашуга “Әлифба” музее директоры Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы да чакырылган иде. Укытучылар һәм укучылар әдәби чарага җаваплы карап әзерләнгәннәр. Укучылар башкаруында үзебезнең иҗат җимешләрен ишеттек, сәхнәләштерелгән тамашалар карадык. Чара җыр- биюләр, нәфис сүз, сорау-җавап алышу белән чиратлашып барды. Чыгышлардан соң туган телебезнең киләчәге өметсез булмавына ышандык. 42 балага белем һәм тәрбия бирүче педагогик коллективның күмәк хезмәтенә сокланып, балаларга туган телебезне үстерүдә күп көч куюларына ышанып кайттык. Балаларның, илебезнең, телебезнең киләчәге педагоглар кулында. Балага нинди орлык саласың, шул тишелеп чыгачак! Бүгенге очрашудан соң файдалы да, озак еллар күңелләрдә матур хатирә булып сакланырдай әдәби-музыкаль чараны оештырган тырыш укучылар һәм укытучылар коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Педагогларның исемнәрен аерым атап үтәсе килә. Менә алар: мәктәп директоры Борһанова Лилия Миннехатип кызы; укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Алсу Васил кызы, башлангыч сыйныфлар укытучылары Әхмәдҗанова Рәдинә Әнәс кызы, Мартьянова Надежда Николай кызы; инглиз теле укытучысы Сафин Ирек Фирдинат улы; тарих укытучысы Владимирова Лилия Мансур кызы; рус теле һәм әдәбияты укытучысы Салаватова Гүзәл Гомәр кызы; математика укытучысы Харисова Фәния Ирек кызы; физкультура укытучысы Шакиров Илһам Илфат улы; биология укытучысы Хайретдинова Роза Илдус кызы. Сезгә һәр куйган максатыгызга ирешүдә җиңеллек, уңышлар телибез!