Центральная библиотека

"Китапханәдә"

Бүген Арча районы ветераннар советы яңартылган китапханәбезгә   экскурсиягә килде. Ветераннар советы әгъзаларының китапханәгә килүләренең максаты  бинаның ремонттан соң заманча яңартылган эчке ягы белән танышу иде.

Ветераннар советы китапханәчеләргә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм тарихи хәтерне саклап калу һәм яшь буынны тәрбияләү өчен мондый мәдәни учреждениеләрнең мөһимлеген ассызыклады. Бу очрашу кунакларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды!