«Учись, студент, и отдыхай»
Бүген Үзәк китапханәдә Россиядә Студентлар көнен билгеләп узу хөрмәтеннән «Учись, студент, и отдыхай» исемле квест-уен узды.
Квестта дүрт команда катнашты: Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары; Арча гуманитар-техник техникумы студентлары; В. Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары.
Уенда катнашучылар җиде мавыктыргыч станция үтеп, үзләренең белемнәрен һәм зирәклеген күрсәттеләр. Безнең өчен көтелмәгән сюрприз- балаларның иҗади чыгышлары булды. Квест-уен җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. Һәр катнашучы яхшы кәеф һәм күңелле хатирәләр белән өенә кайтып китте.