Центральная библиотека

“Казан утлары” яктысында

Китапханәбездә бүген “Казан утлары” әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси  журнал хезмәткәрләре, Арча үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, китап сөюче дусларыбыз катнашында бик эшлекле очрашу булды.

Чарага баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, бүлек мөхәррире Рафис Корбан, SMM-белгече Алинә Хәбибуллина кайткан иде. Мөхтәрәм кунакларның китапханәбезгә кайтуының сәбәбе , “Казан утлары” журналының 1 нче санында безнең Арча районы иҗатчыларының эшләре  журналда басылып чыгу белән бәйле иде.  Очрашуга кайткан кунаклар “Казан утлары” журналы, аның тарихы, яңалыклар белән таныштырдылар. Иҗатка тартылган төрле яшьтәге каләм ияләренә үзләренең төпле киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр. Журналда шигырьләре басылып чыккан һәркемгә “Казан утлары“ журналының 1 нче санын бүләк иттеләр. Очрашу кичәсе бик тәэсирле, эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы булды. Без, чарада катнашучылар, ”Казан утлары” яктысында җылынып рухи рәхәтлек алдык.

Милләтебезне саклауга керткән өлешләре, безнең иҗат белән янып яшәүче каләм ияләренә карата ихтирамнары, киңәш-тәкъдимнәре өчен, ерак юлларны якын итеп килгән “Казан утлары” журналы хезмәткәрләренә, килгән кунакларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗат уңышлары телибез! Сау-сәламәт булыгыз! Сез үз халкына, үз милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!