"Иҗади учак җылысы"
Бүген, Арча үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларының чираттагы утырышы булды. Утырышта каләм ияләре үзләренең соңгы вакытта иҗат иткән иҗат җимешләрен укыдылар, язылган иҗади эшләргә карата фикер, тәкъдимнәр әйтелде. “Каурый каләм“ әгьзалары алга таба башкарасы эшләр белән таныштылар, иҗат итәр өчен биремнәр алдылар. Каләм ияләренең иҗади учак җылысында очрашып аралашулары бик файдалы һәм эшлекле узды.