Центральная библиотека

"Нәкый Исәнбәт - татар халкының горурлыгы"

Бүген китапханәбездә татар  классигы Нәкый Исәнбәтнең 125 еллык юбилее хөрмәтенә “Нәкый Исәнбәт – татар халкының горурлыгы” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның төп өлеше Н. Исәнбәтнең киң кырлы эшчәнлеген ачыклау, яшь буынга кабатланмас шәхесләребез иҗатын төшендерү буенча белемнәр бирүгә юнәлдерелде. Язучының тел галиме, драматург, тәрҗәмәче, фольклорчы, шагыйрь, балалар язучысы булуын ачыклау турында мәгьлүмат бирелде, язган әсәрләреннән өзекләр каралды, “Мәкаль әйтеш” уены, такмазалар, алдавыч әкиятләр укыту оештырылды. Укучыларга Н. Исәнбәт сүзләренә язылган “Уракчы кыз” җыры тыңлатылды, эчтәлеге буенча фикер алышынды, Татар халык җыр-бию ансамбльнең “Бормалы су” җырының видео язмасы күрсәтелде. Алып баручы “Туган ил” шигырен укыды. Кичә ахырында язучы иҗатына карата чарада катнашучыларның фикерләре тыңланды, тест биреме үтәлеп, алган белемнәр ныгытылды.