Центральная библиотека

"Хокук турында"

Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбе укучылары өчен Халыкара кеше хокуклары көненә багышланган «Хокук турында» исемле дискуссион чара уздырды.

Кеше хокуклары темасына уздырылган дискуссия үз хокукларының һәм бурычларының әһәмиятен аңларга, шулай ук кеше хокукларының гомуми декларациясе һәм бала хокуклары турында Конвенция кебек тарихи документлар турында күбрәк белергә ярдәм итте.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Н. Р.Мифтахетдинованың катнашуы чарага аерым әһәмият һәм мәгьнә бирде. Аның тәҗрибәсе, белеме, балаларга кеше хокукларын яклау мәсьәләләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итте.

Уздырылган викторинада укучылар үзләренең белемнәрен,  үз хокуклары турында ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Китапханәче тарафыннан хокук буенча китаплар белән таныштыру оештырылды. Бу укучыларга тәкъдим ителгән мәгълүмат чыганакларыннан файдаланып, теманы  мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә мөмкинлек бирде.