Центральная библиотека

"Күңел җылысының көче"

Бүген Үзәк китапханә хезмәткәрләре, изге гамәлләр традициясен дәвам итеп, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә игелек акциясе оештырдылар. Бу көн аралашу җылысын, яраткан китаплар белән очрашу шатлыгын алып килде. Китапларны кулга алу чарада катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде - һәркем тәкъдим ителгән басмалар арасында үзенекен таба алды. Ә без алып килгән кроссвордлар тагын да күбрәк шатлык китерде. Алар интернат- йортта тәрбияләнүчеләргә башларын эшләтеп, хәтерләрен яңартырга,күп яңа нәрсәләр белергә  ярдәм итте. Бүгенге очрашу  барлык катнашучыларда якты тәэсирләр калдырды, алга таба яңа очрашуларга өндәде!