Центральная библиотека

«Бөек һәм мәңгелек батырлык»

Бүген, Үзәк китапханә хезмәткәрләре, В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен Ватан Геройлары көненә багышланган «Батырлар даны мәңгелек!» дигән тарихи уен уздырдылар. Чара барышында китапханәче балаларны бу мөһим датаның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Укучылар тарихи уенда бик актив булдылар, интерактив викторинада катнаштылар. Чарада тәкъдим ителгән фрагментлардан патриотик тематикага мәкальләр җыю, табышмаклар чишү, хәрефләр җыелмасы арасында геройларның исемнәрен табуөчен бирелгән ребус чишү укучыларның интеллектуаль белемнәрен үстерүгә файдалы булды.

Чара дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасында узды, ә укучылар яңа белемнәр генә түгел, уңай эмоцияләр дә алдылар.