Центральная библиотека

«Йөрәк кушуы буенча...»

5 декабрьдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре Арча муниципаль районы администрациясе белән берлектә «Казан арты» тарих-этнография музеенда Халыкара волонтёр көненә багышланган «Йөрәк кушуы буенча...» дигән патриотик сәгать оештырдылар. Уздырылган чарада мактаулы кунаклар итеп «Россия. Новороссия» командасыннан А. Г. Беляков, Арча муниципаль районы волонтерлары катнашты. Чарада сәламләү сүзе белән Арча муниципаль район Хакимияте башлыгы урынбасары А. Ф. Мөхәммәтова чыгыш ясады. Патриотик сәгатьтә волонтёрлар эшчәнлеге турында видеороликлар күрсәтелде, шигырьләр укылды, патриотик җырлар башкарылды.

Чарада волонтёрларга Арча муниципаль районы буенча хатын-кызлар советы җитәкчесе А. М. Гатауллина, Арча шәһәренең Мактаулы гражданины, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан АССРның атказанган укытучысы И. Ә. Сәгъдиев, Әфган сугышы ветераны И. Г. Яруллин, Арча муниципаль районы буенча ветераннар советы рәисе Р. Ш. Хәмидуллина берлек исеменнән изгелек белән шөгыльләнүчеләргә җылы рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Шулай ук Россия Пенсионерлар берлегенең Арча районы буенча рәисе Р. Р. Баһаветдинова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А. Р. Вәгыйзов катнашып чыгышлар ясадылар, волонтёрларга  ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Уздырылган чарада сөйләнгән чыгышлардан соң, изге эшләр белән  шөгыльләнүчеләрнең риясыз ярдәмен тою  чит кешенең бәласенә җавап бирергә әзерлеге күпләрне илһамландырды. Бу чарада катнашкан һәркем волонтерларның зур йөрәкле кешеләр булуын, тирә-юньдәгеләргә үз күңелләренең бер өлешен бүләк итүләренә тагын бер кат инандылар. Бу хезмәтләр бәяләп бетергесез, чөнки алар иң кирәк, иң авыр вакытта ярдәмгә килүчеләр. Аларның һәрберсенә фидакарьлекләре, игелеклелекләре һәм битараф булмаганнары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иясе килә.

 

Уздырылган чарага өлкән волонтерлар белән бергә волонтер-яшүсмерләр дә чакырылган иде. Яшь волонтёрлар мәктәп яшендә генә булуларына карамастан, күңелләрен изге эшләр башкаруга юнәлдерәләр. Алар инициативаны үз кулларына алып, изге эшләр башкаруда башлап йөриләр. Бу балаларның үз вакытларын дөрес бүлеп, авырлык алдында калган мохтаҗларга йөрәк җылысын бүләк итәргә әзер булуларын күреп күңел сөенә, киләчәк буынга ышаныч арта. Яшь волонтёрлар изге эшләрне үзләре генә башкарып калмыйлар, иптәшләрен дә яхшы эшләр башкарырга өндәп, сафларын ишәйтәләр. Бу җаваплылык хисе балаларда битараф булмау,  иң мөһиме – башкаларны яратырга һәм кайгыртырга өйрәнү кебек уңай сыйфатлар тәрбияли. Өметле яшьләр бүген без күрергә теләгән игелекле, гадел һәм мәхәббәт тулы киләчәкне якынайталар.