Центральная библиотека

"Мәңгелек ут булып яна, сезнең йөрәк ялкыны"

Бүген китапханә хезмәткәрләре “Казан арты” тарих-этнография музеенда Билгесез солдат көненә багышланган “Мәңгелек ут булып яна, сезнең йөрәк ялкыны” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәгә 120 нче номерлы Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте студентлары чакырылган иде. Уздырылган кичәдә сугышларда хәбәрсез югалып, хәтта үзенә аталган кабере дә  булмаган каһарманнарыбызга дан җырланды. Р. Галимҗанов тарафыннан башкарылган “Киек казлар” җыры безне ерак тарихларга алып барды, сугышларда батырларча һәлак булган бабаларыбызны, якташларыбызны искә төшерде. Чарада тамашачыларга Билгесез солдат көне тарихы турында мәгьлүмат бирелде, видеороликлар күрсәтелде, китапханәчеләр тарафыннан күренекле язучыларыбызның шигырьләре укылды. Сугыш кырларында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алу оештырылды. Чарада үзенең гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, тормыш иминлеге нигезләренә өйрәткән педагог, Арча педагогия көллиятенең ветеран укытучысы Ф. Минхәеров патриотик рухта бик эчтәлекле чыгыш ясады, үзенең шигырьләре белән таныштырды. Шулай ук кичәгә Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары да чакырылган иде. Х. Хәмбәл, Ф. Корбангалиева, Д. Нуриәхмәтов яшь буынга үзләренең иҗат җимешләрен тәкьдим иттеләр, төпле киңәшләрен биреп, изге теләкләр юлладылар. Билгесез солдат көненә карата уздырылган әдәби кичә эчтәлекле, яшь буын өчен бик файдалы булды.